“Ярдәм итү көнененә” багышланган эстафетага карата 27 апрель көнне ГХАТ бүлеге җитәкчесе Елена Халикова 30 ел эшләгән ГХАТ бүлеге җитәкчесе Бабанова Клавдия Василий кызының хәлләрен белеп чыкты. Үзе исеменнән продуктлар наборы тапшырды һәм Клавдия Василий сораган документларын жыештыруда булышты. Клавдия Василий кызы үзенең эшләгән вакытларын искә төшереп сөйләде.