Кайбыч районы ЗАГС бүлеге сабыйларның тәмле исе белән тулып, аларның күңелле авазларына күмелде

2016 елның 27 апреле, чәршәмбе

Биредә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тантаналы рәвештә гаиләләргә «Ана» (Гаилә) капиталы сертификатлары тапшыр­ды. Кайбычның юбилее көнне нарасыйлары дөньяга аваз салган балага туу турында таныклык та бирелде. 

Чара Кайбыч оешуның 20 еллыгында дөньяга килгән Олы Кайбычтагы «Миләшкәй» балалар бакчасына йөрүче 5 яшьлек нәниләр чыгышы белән башланып китте. Алга таба ЗАГС бүлеге җитәкчесе Рафия Гайнуллина Олы Кайбычтан Әлфинур һәм  АйдарБаһавиевлар гаиләсендә тәүге сабыйлары Радель тууны тантаналы рәвештә теркәде, яшь әти-әни балалары туу турындагы актлар язуына кул куйганнан соң, улларының  рәсми документын – туу турында таныклык тапшырды. 

Балалар туу районыбыз киләчәге өчен бик мөһим, чөнки әлегә бездә демографик хәл куанырлык түгел. Бу хакта үз чыгышында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да әйтте.

– Кайбыч тагын да үсәргә, аның дәвамчылары булыр­га тиеш. Бездә һәр бала кадерле, алар күбрәк тусыннар иде, диде ул һәм тантанага чакырылган гаиләләргә “Ана” (Гаилә) капиталына сертификат тапшырды. 

Мондый бәхет Олы Кайбычтан Сәлахетдиновларга, Колаңгы станциясеннән Камалетдиновларга, Кече Кайбычтан Гарифуллиннарга елмайды. Илсур белән Лилия олы улары Илфирга берьюлы ике энекәш – игезәкләр Әмирхан белән Тимерханны алып кайткан. Әмирхан Гарифуллиннарны капиталы иткән, ә Тимерхан күпбалалы гаиләстатусын биргән.

Яшь әти-әниләрнең шатлыгын хезмәттәшләре дә уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International