Электрон хезмәтләрне популярлаштыру йөзеннән сөйләшү башында гражданлык хәле актларын теркәү буенча юнәлештәге мөмкинлекләр турында җентекләп сүз барды. Гади электрон имза белән электрон гариза бирү мөмкинлеге ачылуы яшьләр өчен тагын да уңайлырак, чөнки гариза язар өчен ЗАГС бүлегенә килеп торырга кирәкми. Аннаң соң, Г. Евлахина радио тыңлаучыларны 2016 елның I квартал нәтиҗәләре белән таныштырды. Аеруча аерылушы санында туктап, республикада бу санны киметү өчен медиация проекты турында сөйләп китте.