Тәтештә “алтын” юбилярлар Долговлар гаиләсен котлыйлар

2016 елның 27 апреле, чәршәмбе

      Гаилә бәхете – ул бик гади, бер-береңә юл куя белү, дип Долговлар гаилә бәхете серен ачалар.

Вакыт бит ул бик тиз үтә. Әле кайчан гына бер-берсе белән очрашуга ашкынган парларның 50 еллык парлы гомерләре, үзенең шатлыклары һәм кайгылары белән, артта калган. Үтелгән гомерләре өчен Долговлар бер дә үкенмиләр.Алар бер кыз тәрбияләп үстерәләр һәм ул алар бәхетенә авылда төпләнеп кала, ике оныклары Казан шәһәрендә яшиләр.

     “Без аларны кибеткә яки урамда саф һава сулап йөрүләрен бик еш күрәбез. Күпләр өчен әлеге гаилә  үрнәк булып тора, “- дип сөйлиләр күршеләре.

       Никах ул бер генә һәм законлы булырга тиеш дип саный хуҗабикә һәм бу фикер белән гаилә башлыгы да килешә. Әлеге фикердә булулары да  Долговлар галәсендә җылы мөнәсәбәтләр саклануга бер сәбәп булып тора. Шуңа күрә алар гаиләсендә бер-берсенә карата кайгыртучанлык һәм хөрмәт, мәхәббәт патшалык итә, дип ышанып әйтә алабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International