Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы» акциясе дәвам итә.
2016 елның 18 апрелендә, «Дуслык көнендә» «Гаилә тәрбиясе әлифбасы» проекты кысаларында ГХАТ Идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина 24 нче лицей укучылары һәм 31 нче мәктәп укучылары белән дәрес үткәрде.
«Дуслык дәресендә» югары сыйныф укучылары халыкара дуслыгы турында сөйләштеләр, төрле сорауларга җавап бирделәр, кешеләр белән үзара бәйләнеш кагыйдәләрен билгеләделәр.
Балалар соңыннан, кыскаметражлы «Дуслык елгасы» фильмын карадылар.