2016 елның 18 апрелендә Буа шәһәренең Парк үзәгенең, социалистик геройлар аллеясенда “Салют –Җинүгә! Тукай шигырьләрен укыйбыз!”, дигән флешмоб үткәрелде. Кереш сүз белән Буа муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Азат Касыйм улы Айзетуллов чыгыш ясады. Ул тантанада катнашучыларны “Тукай көне” белән котлады. Бу чарада җитәкчеләр, специалистлар катнаштылар. Алар Тукай шигырьләрен рус, чуваш һәм татар телләрендә укып бирделәр. Шулай ук, Буа ГХАТ бүлегендә эшләүче Кадыйрова Фәния Рифкат кызы Тукайның “Бишек җыруы” шигырен укып күрсәтте.