Бүген 90 яшьлек хезмәт ветераны Анна Аббакумовна Тазованы котларга шәһәр башлыгы урынбасары Елена Недошивина, ветераннар Советы рәисе Марсель Хузин һәм район мәдәният йорты автоклубы хезмәткәрләре килде. Алар Россия Президенты Владимир Путин исеменнән котлау җиткерделәр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Автоклуб хезмәткәрләре үзләренең теләкләрен һәм җырларын бүләк иттеләр.