Азнакай районы тарихында күрелмәгән вакыйга - Әтиләрне зурлау кичәсе узды. Ватанны саклаучылар көненә багышланган “Минем әти-герой” дигән иншалар конкурсында катнашкан 142 бала әти-әнисе белән балалар иҗат үзәгендә җыелды. Гаилә айлыгына старт биреп, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев һәрберсенә Диплом белән истәлекле бүләк тапшырды. Сәхнә түренә әтиләр балалары белән бергә күтәрелеп, зур дулкынлану хисләре кичерделәр. Әтиләр советы җитәкчесе Хасанов Н.Н., мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Шәфикова Н.Р., “Пар канатлар” клубы җитәкчесе Гыймаева Л.М. конкурсантларны котлап, җылы хисләрен белдерделәр. Балалар иҗат коллективы һәрбер баланы матур иҗат җимешләре белән котладылар.