Бу зур масштаблы чараны уздыру буенча гыйнвар аеннан бирле бик актив эш алып барыла. Күп кенә Мамадыш районы оешмалары - ГХАТ бүлеге, РОНО, Культура бүлеге һәм шулай ук район газетасы “Нөкрат (Вятка)” катнаша. Мамадыш район газетасы “Гаилә” дип исемләнгән рубрика алып бара башлады. Мәсәлән, газетаның бер санында безгә районның Түбән Ушмы авылыннан хөрмәтле “Алтын” юбилярларлары Ибраһимовлар гаиләсе белән танышырга тәкъдим ителде. Аларның тормышлары, нинди авырлыклар аша узганнары, 50 ел бергә тату яшәүнең серләре һәм районның башка хөрмәтле гаиләләре турында укырга мөмкинлек бирелде. Мондый кирәкле һәм кызыклы басмалар ел дәвамында газета битләрендә чыгып барачак.