Югары Ослан муниципаль районында тантаналы төстə паспортлар тапшырдылар

2016 елның 11 апреле, дүшәмбе

11 апрельдə җирле үзидарə кɵне уңаеннан “эшлекле дүшәмбе”киңәшмәсендә 14 яшь тулган Россия  гражданнарына паспорт тапшырдылар.

Тантаналы тɵстə район җитəкчелəре,  әти-әниләре һәм дуслары каршында документ алу, яшь гражданнарга илебезнең тулы хокуклы граҗданины булуын аңлаттылар.

Изге һəм матур телəклəрен Югары Ослан муниципаль район башлыгы Марат Зиатдинов җиткереп, яшь гражданнарга    истəлекле бүлəклəр тапшырды. Татарстан Республикасында Федераль меграция хезмәте идарәсенең Югары Ослан районындагы бүлекчәсе башлыгы Марсель Давлетшин паспортны тапшырганда балаларны бу истәлекле  көн       белән котлады,аларга паспортларын кадерләп сакларга, Россия Федерациясе гражданинының  хокук һәм бурычларын үтәүләрен,укуларында уңышлар һәм киләчәккә ышаныч белән карауларын теләде. Паспорт алган көнне кеше үз гомерендә иң әһәмиятле көн дип саный ала. Мондый чараларның максаты  яшьлəрне патриотларча тəрбиялəү,Туган илне, аның тарихын,мəдəниятен  һəм гореф-гадәтен хөрмəт итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International