«50 мәхәббәт юбилее» проекты кысаларында, Түбән Каманың 50 еллыгы уңаеннан, никахлашу Сараенда туй юбилейлары белән тәбрикләү дәвам итә.
2016 елның 9 апрель көнендә Вовк Галина Борисовна һәм Иван Никоновичның тантаналы рәвештә бергә тормыш итүләренең 50 ел алтын юбилейлары узды.
Бу бәйрәм көнендә ГХАТ Идарәсенең төп залында белгечләр юбилярларны «алтын» туйлары белән котладылар, аларга сәламәтлек, гаилә бәхете һәм озын гомер, бергә бәхетле тормыш итү елларында бер-берсенә карата мәхәббәт хисләрен сүндермичә яшәүләренә рәхмәтләрен белдерделәр. Тантана сәбәпчеләренә Түбән Кама районы башлыгы, Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин исеменнән котлау хаты тапшырылды. Шушы көн истәлегенә, юбилярлар Түбән Кама ГХАТның яңа Почет китабына имзаларын калдырдылар.
Бүген бергә тормыш юлын узган яшьлек көннәре артта калды. Галина Борисовна һәм Иван Никонович өч батыр малай тәрбияләп үстергәннәр һәм дүрт оныкларына шатланып яшиләр.
Вовк гаиләсе зур һәм дуслары арасында хөрмәткә лаек гаилә, яшьләр өчен-алар мәхәббәт, аңлашу, тугрылык, чын гаилә үрнәге булып.