Программаның төп максаты —иң катлаулы тормыш хәлендә дә яшьләргә бәхетле булырга ярдәм итү.
Очрашу барышында КСЦО "Ышаныч" психологы Элина Викторовна Миронова гаилә мөнәсәбәтләренә кагылышлы төрле мәсьәләләр буенча булачак парларга тәкъдимнәр һәм киңәшләр бирде. Мәсәлән, мөнәсәбәтләрне ничек ныгытырга һәм ни рәвешле конфликтларга юл куймаска.
Әңгәмәдә юрист Лилия Рафаилевна Шакирова да катнашты.
"Бәхетле гаилә мәктәбе " "Казан" гаилә Үзәгендә сишәмбе көнне үткәрелә. Укулар бушлай. Очрашуда яшь парлар гына түгел, ә теләге булган һәркем катнаша ала. Гомуми очрашудан соң психолог һәм юристтан индивидуаль консультация дә алырга була.