2016 нчы елның 12 нче апрель “Космонавтлар көне” уңаеннан Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә ана капиталына ия булу сертификатын тапшыру тантанасы узды. Залда утыручы бәхетле 8 гаиләне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алена Смирнова тәбрикләде, аларга гомергә бергә мәхәббәттә, бәхеттә һәм куанычта яшәсеннәр дип теләктә калды һәм районда балаларны үстерү һәм тәрбияләү өчен барлык шартлар тудырылуын искәртте.
Россия Федерациясе Пенсия идарәсенең Мамадыштагы бүлеге җитәкчесе Шамил Хәсәнов бәхетле гаиләләрне шулай ук Космонавтика көне белән котлады һәм аларга космонавтлар сәламәтлеген теләп калды. Сертификатларны тапшырганда аларны законлы рәвештә куллану мөмкинлекләрен тәфсилләп сөйләде.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина үз чиратында гаиләләрне кечкенә сабыйлары туулары белән чын күңелдән котлады һәм алыштыргысыз “Семейные Страницы” мәгълүмати җыентыкны тапшырды.