Тантаналы рәвештә ана капиталын тапшыру

2016 елның 12 апреле, сишәмбе

Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, чираттагы тантаналы рәвештә ана капиталы сертификатлары тапшыру тантанасы Пенсия фонды идарәсе белән берлектә узды.

Традиция буенча ана (гаилә) капиталы сертификатларын ПФР начальнигы Сабурский Алексей Вячеслав улы тапшырды.

Алексей Вячеславович 5 бәхетле парны аларның тормышларында дәүләттән бик мөһим бүләк алулары белән – ана (гаилә) капиталы сертификаты алулары белән котлады. Ул дөрес куллану вакытында гаиләгә бик күп җитди сораулар хәл итәргә ярдәм итәчәк.

Ана капиталын торак мәсьәләсен хәл итү өчен кулланырга ярый. Һәр баланын йорты булырга тиеш! Һәм, ниһаять, ана гаилә капиталы акчасын әниләрнен булачак пенсиясен формалаштыруга җибәрергә мөмкин, чөнки бала тәрбияләү - ул авыр, җаваплы, ләкин шул ук вакытта күңелле хезмәт. Иң мөһиме гаиләгә бер һәм бердәнбер, дөрес карар кабул итәргә кирәк - дип билгеләп үтте Алексей Сабурский.

Гаиләләрне шатлыклы вакыйгалары белән ГХАТ бүлеге җитәкчесе Яковлева Мәрьям Николай кызы котлады. Нәниләргә сәламәт, әти-әниләргә ярдәмче булып үсәргә теләде.

Бәйрәмнең дәрәҗәле кунаклары арасында Яшел Үзән филиалы ҖАҖ һәм "АК БАРС" Банкы вәкилләре иде. Алар, бәхетле аналарны икенче бала туу, гаилә бәхете һәм нык сәламәтлек теләп котладылар. Ахырда, традиция буенча, ГХАТ бүлегенен тантаналы залында истәлекле фоторәсемнәр ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International