Мөслим муниципаль районында язгы чисталык ике айлыгы

2016 елның 9 апреле, шимбә

Традиция буларак, Мөслим муниципаль районында да җирлектә язгы чисталык ике айлыгы үтә. Айлык кысаларында территорияне чүптән арындыру, агачлар утырту һәм агач-куакларны санитар кисү каралган.

9 нчы апрель көнне райондагы җирле үзидарә органнары, оешма-предприятия, бюджет учреждение хезмәткәрләре тарафыннан Мөслим авылы территориясе яфрак, чүптән арындырылды. Мөслим районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре бу эштә зур активлык күрсәтте.

Чистарту эшләре һәр атна дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International