1941 – 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгы якынлашкан бу көннәрдә Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре ветераннарның җәмәгать берләшмәләренә сугыш ветераннары, аларның тол хатыннары, тыл хезмәтчәннәре турында мәгълүматлар ачыклауда ярдәм итәләр.
2016 елның 11 апрелендә сәгать заводының сугыш һәм хезмәт ветераннары Советы рәисе Роза Галимулла кызы Рәхмәтуллинага, сугыш һәм хезмәт ветераннары сәркәтибе Валентина Алексеевна Никулинага ЗАГС бүлегенең төп белгече Диләрә Зайцева ветеран сәгатьчеләрнең исемлеген ачыкларга ярдәм итте. Әлеге эш дәвам итәчәк.