Гаилә - ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Гаиләнең ныклыгы, аның гүзәллеге, әти-әнинең җылы мөнәсәбәте, әлбәттә, бала белән бәйләнгән. Гаиләдә ни кадәр бала күп булса, шулкадәр гаилә тотырыклы, ә балалар тәрбияле булып үсәләр. Гаилә институтын, дәрәҗәсен күтәрү максатыннан 9 апрель көнне Борбаш авыл җирлегенең мәдәният йортында районыбызның үрнәк гаиләләрен – Заһидуллиннар һәм Әхмәдуллиннар гаиләләрен хөрмәтләү бәйрәме – гаилә бәйрәме үткәрелде. Бу ике гаиләдә тыныч, эш сөючән,тырыш, спортны яратучы гаиләләр буларак билгеле. Әлеге гаиләләр үзләренең нәсел җепләрен җыеп тамашачыларга үз осталыкларын күрсәтә алдылар. Шушындый матур, күркәм нәселле гаиләләр артып торсын иде.