-Без бергә 70 ел, - диләр Иван һәм Рәися Колпаковлар, алар тыйнак туйларын 1946 елның июлендә уйнаганнар - шатлык һәм хәсрәтне бергә бүлдек, бер-беребезгә юл куя идек, үз үрнәгебездә җәмгыятькә лаеклы балалар үстердек. Бүген ундүрт һәм шулкадәрле үк оныкчык уңышларына сөенәбез.
46 ел хезмәт стажына ия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ветераны Рәися Колпакова, күптән түгел ул 90 еллыгын билгеләп үтте.
Рәися Ивановнаны район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева һәм ЗАГС бүлеге начальнигы Фаина Козырева 90 яшьлеге белән котладылар.