Тууны теркәү
2016 елның I кварталы эчендә Татарстан Республикасында 13450 туу турында акт төзелгән. Барлык туучылар санының 6926сы – малай (51,5%), 6524е – кыз (48,5%). I квартал нәтиҗәләре буенча 133 пар игезәк һәм 1 өч игез бала туган.
Дәүләт тарафыннан башкарылучы икенче һәм аннан соңгы балалар туу санын арттыруга юнәлдерелгән чаралар – гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү буенча төрле программалар үз нәтиҗәләрен бирә. Шунысын әйтеп үтәргә кирәк, соңгы елларда икенче һәм аннан соңгы булып туган балалар саны арта.
I квартал эчендә туган барлык балалар санының 5393е (40%) - беренче, 5936сы (44%) - икенче, 1683е (12,5%) - өченче, 438е (3,5%) - дүртенче һәм аннан соң булып туган.
Ата-аналар тарафыннан бирелгән исемнәрдән иң популяр булганнары: ир балалар өчен - Әмир, Тимур, Артём, Кәрим, Кирилл, Матвей, Егор, Дмитрий, Максим, Илья; кыз балалар өчен – Ясминә, София, Арина, Әминә, Милана, Виктория, Ралина, Азалия, Анастасия, Полина.
Үлүне теркәү
2016 елның I кварталында 11366 үлү турында акт теркәлгән, бу узган елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда 6,3% кимрәк.
Казан шәһәре буенча 2016 елның 3 аенда үлү турында актлар саны 2015 елның шул аралыгы белән чагыштырганда 4,5% азрак, Яр Чаллы шәһәрендә – 1,6% кимрәк. Татарстан Республикасы районнарында үлүне теркәү саны 7,9% кимегән.
Шулай итеп, 2016 елның I кварталы эчендә туу турында төзелгән актлар үлем турында төзелгән актлар санына караганда 2084 актка күбрәк (13450 һәм 11366).
Никахлашуны теркәү
2016 елның 3 аенда 4260 пар никахларын рәсмиләштергән. Бу 2015 елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда 360 парга кимрәк.
Татарстан Республикасында һәр 5енче никах - катнаш милләтле. 2016 елның I кварталында 784 катнаш милләтле никах теркәлгән, бу – барлык теркәлгән никахлар санының 18% тәшкил итә (Россия Федерациясе Конституциясе, “Гражданлык хәле актлары турында” Федераль законы нигезендә гариза бирүченең милләте аның теләге буенча күрсәтелә).
Чит ил гражданнары белән теркәлгән никахлар саны 2016 елның I кварталында 263 никах тәшкил итте.
Аерылышуны теркәү
2016 елның I кварталында 3329 никах өзү турында акт теркәлгән, бу узган елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда 4% күбрәк.
Ата булуны билгеләүне теркәү
2016 елның I кварталында 1656 ата булуны билгеләү турында акт теркәлгән, бу 2015 елның шул аралыгы күрсәткечләре белән чагыштырганда 56 актка азрак.
Уллыкка (кызлыкка) алуны теркәү
2016 елның I кварталы эчендә 74 уллыкка (кызлыкка) алу турында акт төзелгән, бу 2015 елның 3 ае күрсәткечләре белән чагыштырганда 32,7% кимрәк.
Исем алмаштыруны теркәү
2016 елның I кварталында 419 исем алмаштыру турында акт төзелгән, бу 2015 елның I кварталы күрсәткечләре белән чагыштырганда 8% күбрәк.