2016 елның 10 мартында Мамадыш тегү фабрикасы хезмәткәрләре белән аерылышу һәм үз-үзенә кул салу буенча профилактик эш алып баручы эш төркеменең беренче очрашуы узды

2016 елның 10 марты, пәнҗешәмбе

Эш төркемнәре 4-5 кешедән тора. Организацияләрнең чакыруы буенча ул төркемнәр коллектив белән очраша. Бу төркемнәргә ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре, врачлар, дин әһелләре , юристлар һәм башкалар керә. Беренче шундый очрашуда ГХАТ бүлеге  начальнигы Фәния Әхмәтшина да катнашты.

     Очрашуда гаиләләрнең аерылышулары һәм ничек аларны саклап калу, балалары белән элемтәне югалтмау, үз-үзенә кул салу буенча һәм бу проблемаларны чишү юллары турында профилактик әңгәмәләр алып бардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International