Саулыкларында тайпылышлар булса да, мәдәният йорты фоесында алар кулы белән эшләнгән бик күп кул эшләре күргәзмәләре: картиналар, үрелгән кәрҗиннәр, бәйләнгән, агачтан ясалган эшләнмәләр урын алган иде.
Болардан тыш сәхнәдә бик күп кызлар, егетләр үзләренең талантларын күрсәттеләр. Кыю йөрәкле, тормышны сәламәт кешеләргә караганда да яратып, якты төсләрен генә күреп яшәүче мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең һәркайсының язмышы батырлыкка тиң.
Конкурста катнашкан, җиңү яулаган егет-кызларга дипломнар, акчалата бүләкләр тапшырылды.