Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә бердәм гражданнарны кабул итү көне узды

2015 елның 15 декабре, сишәмбе

2015 нче елның 14 декабрь көнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә,  Бердәм гражданнарны кабул итү көне уздырылуы уңаеннан, ГХАТ Идарәсе эшчәнлегенә карата  халык сорауларына кагылышлы гражданнар кабул итү көне узды.

 Рәсәй Федерациясенең президенты Владимир Путинның карары нигезендә, 2015 нче елның 14 декабрендә Рәсәй Федерациясенең Конституциясе кабул итү көне белән берлектә, илебездә Бөтенрәсәй гражданнарны кабул итү көне узды. 

Бу көнне ГХАТ идарәсендә сәгать 12дән 20 сәгатькә кадәр, ГХАТ Идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина, аның урынбасарлары  Гузәл Сәгыйтова һәм Гөлназ Закирова, һәм шулай ук Татарстан Республикасының атаклы белгече Галина Кузнецова гариза бирүчеләрне шәхси кабул иттеләр.

Кабат документлар бирү һәм яңадан торгызу проблемалары, туу таныклыгын балалар туу йортыннан чыкканчы рәсмилләштерү һәм чит ил гражданнары белән никахлашу кебек сораулар күтәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International