Физик мөмкинлекләре чикле кешелэр көне унаеннан игълан ителгән ункөнлек Кайбыч муниципаль районында инвалид балалар тәрбияләүче әниләр очрашуы белән тәмамланды

2015 елның 15 декабре, сишәмбе

 Очрашу барышында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин залга кунак итеп чакырылган аналарны олы йорәкле, иң мәрхәмәтле кешеләр дип атады. Социаль хезмәткәрләрнең авыру балалар янында еш булулары төрле фотоларны үз эченә алган презентациядә чагылыш тапты.

Бала нинди генә булса да , ата-ана өчен ул газиз-кадерле. Чыгыш ясаучы аналарның барысы да алар турында горурланып сөйләде.

Мәдәният йорты хезмәткәрләре залдагы кунакларларга үзләренең иң матур  җырларын бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International