Бүген ЗАГС бүлегендә 14 яшьлек лениногорскилыларга тантаналы төстә паспортлар тапшырылды

2015 елның 9 декабре, чәршәмбе

Тапшыру тантанасы Россия Федерациясенең конституция көненә бәйле. Бу чарага бүген укудагы, җәмәгать эшләрендә,  спортта уңышларга ирешкән 7 Лениногорск мәктәп укучысы  чакырылды. Очрашуда Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов, шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова, Россельзхознадзор идарәсе башлыгы Нурислам Хәбипов, Лениногорск районы буенча Федераль миграция хезмәте идарәсе  башлыгы Лилия Юнысова, Лениногорск районы һәм Лениногорск шәһәре буенча кеше хокуклары буенча вәкаләтле Вәкил Людмила Наумова, шулай ук"БЕРДәМ РОССИЯ"партиясенең башкарма комитет вәкилләре катнашты. Иң төп документ балалар шәһәр мэры кулыннан алдылар.  Барлык кунаклар да котлауларга кушылды,  һәм аларга киләчәктә дә уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International