Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә беренче « мәхәббәт мәрҗән бөртекләре»

2015 елның 8 декабре, сишәмбе

Яңа елгы акция «Гайлә бәхете муенсасы» нәкъ менә мондый исемне йөртә. Түбән Кама шәһәренең ГХАТ идарәсендә бу чара 2012 нче елдан бирле эшләп килә һәм 2015 нче елның 1 нче декабреннән башланды. «Гайлә бәхете муенчасына» беренче булып үзләренең «мәхәббәт мәрҗән бөртекләрен» Антон һәм Регина Маркеловлар гайләсе урнаштырды.

Декабрь аенда никаһларын теркәү теләген белдерүче яшь парларга ай дәвамында,бергәләп үз куллары белән яңа ел бүләген – «мәхәббәт мәрҗән бөртекләрен» ясарга мөмкинлекләре булды. Гариза биргән вакытта белгечтән һәр яшь пар ак төстә мәрҗән бөртеге ала. Кияү һәм кәләш аны матур итеп, үзләренең саф хисләрен кертеп, мәхәббәт мәрҗән бөртекләрен бизи һәм никаларын рәсмилләштерү көнендә, ГХАТ идарәсенең яңа ел чыршысына элеп куярга мәҗбүр була.

Муенсаның һәрбер мәрҗән бөртеге – яшьләрнең бергә ясаган беренче эшләре. Яшьләр алдында креатив һәм төрле бизәү ысул юллары киңлеге тәкъдим ителде.

ГХАТ идарәсе белгечләре яшьләрнең алып килгән һәрбер мәрҗән бөртеген шатлык белән көтәләр һәм кадерләп саклыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International