Чистайда Зөбәрҗәт туй

2015 елның 30 ноябре, дүшәмбе

2015 елның 28 ноябрендә Чистай никахлашу йорты  юбиляр Әхмәдиевлар өчен үзенең ишекләрен киң итеп ачты.

Биредә Гүзәлия Фаим кызы һәм Рәшит Рәхимҗан улы  бергә яшәүләренә кырык ел тулуны билгеләп үттеләр.

Ирле - хатынлы Әхмәдиевлар Чистай районында яшәүчеләр арасында зур авторитет белән файдаланалар. Алар икесе дә  - укытучылар. Уллары Радик белән кызлары Гөлназны лаеклы  тәрбияләп үстерделәр. Алар шулай ук йөзләгән авыл укучыларына ныклы белем бирделәр, тормышның асыл кыйммәтләренә төшенергә ярдәм иттеләр.

ЗАГС бүлеге начальнигы В.Н. Белова - Реутина юбилярларны бик җылы котлады. Матур музыка, ихлас сүзләр, котлаулар, “Совет и любовь” истәлек медальләре – болар барысы да юбилярлар, аларның балалары һәм оныклары күңелендә озак сакланыр.

Юбиляр Әхмәдиевлар гаиләсен Татар Ялтаны авыл җирлеге башлыгы З.З. Сәлахов та кайнар котлап, изге теләкләрен җиткерде.     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International