Нәкъ менә биредә сабый дөньяга килә, хатын-кыз әни була.
Үзәк район дәваханәсе, бала тудыру йорты җитәкчелеге шәһәр ЗАГС бүлеге белән берлектә Әниләр көне уңаеннан хатын-кызлар өчен бәйрәм оештырырга уйлый. Һәр бүлектә пациентлар хөрмәтенә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Галина Задворнова, үзәк район дәваханәсенең баш табибы Рәис Мостафин, бала тудыру йортының баш табибы Светлана Филипповадан котлаулар яңгырады.
– Бала туу, нәни кешенең дөньяга килүе – зур бәхет. Ул тормышыгызның мәгънәсенә әверелә, – дип билгеләп үтте Рәис Мостафин яшь әниләргә мөрәҗәгать итеп. – Бала тудыру йортына шушы бәхет артыннан ешрак килегез.
Ә бу көннәрдә әни булган алты хатын-кыз котлаулар, бүләкләр белән бергә ЗАГС бүлеге начальнигы Вера Белова-Реутинадан балалары туу турында таныклыклар алдылар. Шуларның берсе Татьяна Кербс бәйрәм көнендә – 29 ноябрьдә, Әниләр көне билгеләп үтелгәндә әни була. Ул кыз бала таба, аңа Алена исеме куша. Алсу Ямалетдинова, Анастасия Коробочкина әни булу хисен беренче тапкыр кичергәннәр. Ә менә Ксения Матвеева, Наталья Тихонова, Ләйсән Мусинаның гаиләләре күп балалы булганнар. Аларның уллары гаиләдә өченче булып туганнар.
Сабыйлар сәламәт, нык булып, әти-әниләрен, әбиләрен һәм бабаларын сөендереп үссеннәр.