Кушкетбаш-игезеклер авылы

2015 елның 30 ноябре, дүшәмбе

Көшкәтбаш авылы мәдәният оригиналь кичә булып узды.

Бәйрәмдә авылда яшәгән барлык әниләрдән дә бераз аерылып торучы, үзенчәлекле әниләр катнашты. Алар – дөньяга берьюлы ике бала бүләк итүче, дүрт бала тәрбияләүче һәм өч малай – өч баһадир үстерүче әниләр.Соңгы 30 елда Көшкәтбашта 6 гаиләдә игезәк балалар туган, кечкенә генә авыл өчен бу саннар бихисап дип әйтерлек. Чараны төрледән-төрле музыкаль номерлар бизәп барды. Бәйрәмгә килүче һәркем әлеге кичәне күз яшьләрсез генә карый алмады.  Чөнки һәрбер гаиләнең үз тормыш юлы һәм аның белән бәйле хатирәләре. Киләчәктә дә авылыбызда мондый төр бәйрәмнәр булып торса иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International