Түбән Кама ГХАТ идарәсе “Сөйкемле Әниемә хат” акциясен оештырды

2015 елның 28 ноябре, шимбә

 Илкүләм Әниләр көне алдыннан Түбән Кама ГХАТ идарәсе “Сөйкемле Әниемә хат” акциясен игълан итте. Аның максаты – һәр яшь әнине бәйрәм белән махсус рәвештә котлау.

ГХАТ идарәсенең төп белгече Гөлназ Андриянова гадәттә туу турында таныклыкларны йола тантаналары йортында гына түгел, ә шәһәрнең перинаталь үзәгендә дә тапшыра. Бәйрәм акциясе кысаларында исә, ул яңа гына әни булган гүзәл затларны тантаналы рәвештә тәбрикләп, котлау хатларын бүләк итте.

Әниләр көненә багышланган акция ноябрь ахырына кадәр дәвам итте. Бу вакыт аралыгында “Сөйкемле Әниемә хат” күп хатын-кызга тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International