2015 нче елның 30 ноябрендә Түбән Кама шәһәре муниципаль районы ГХАТ идарәсендә “Гаилә белеме фәнен укыту” электив дәресе узды. Гомуми урта белем бирү мәктәбенең җитәкчесе урынбасары Гульнара Симкачева, “никах” һәм “гаилә” төшенчәләрен аңлатты. 15,16 нчы мәктәп укучылары һәм 1 нче гимназиянең югары сыйныф укучылары “Нәрсә ул мәхәббәт?” соравына җавап эзләделәр, уен барышында гайләдә ата-ананың әһәмияте кебек проблемаларга туктадылар.
Исегезгә төшерәбез, "Гаилә тәрбиясе Әлифбасы" проекты – ГХАТ Идарәсе һәм Түбән Кама муниципаль районы Мәгариф Идарәсе белән берлектә эшләгән уртак проектлары. Әлеге программа кысаларында балаларда гайлә төшенчәсен ныгытуга, гореф-гадәтәрне саклауга юнәлтелгән, Түбән Каманың урта һәм югары сыйныф укучыларына, студентларга, техникумда беренче курста укучыларга кызыклы дәресләр үткәрелә.