2015 елның 27 ноябрь көнендә Бөтен Россия бәйрәме. Әниләр көне уңаеннан Мамадыш районында Балалар табу йортында яңа туган балага туу турында таныклык тапшыру уздырылды. Бәхетле әти-әнине тәбрикләргә туганнары һәм дусларыгына түгел, ә рәсми кешеләр: медицина хезмәткәрләре, район телевидениясе хезмәткәрләре һәм Мамадыш районы ГХАТ бүлегенең баш белгече Фәния Гаязова килгән иде.
Бик күп изге һәм җылы сүзләр әйтелде балага һәм аның әти-әнисенә.
Фәния Гаязова исә үз чиратында ГХАТ бүлегенең сабыйның исемненең мәгънәсен чагылдырган открытка һәм истәлекле бүләк тапшырды, йортларына иминлек, тынычлык теләде.