Әни... Бу өч хәрефтән торган сүз минем өчен бик тә тирән мәгънәгә ия. Ул йөрәккә үк үтеп кереп, уйланырга мәҗбүр итә. Ана - бөек исем. Ул батыр һәм кыю да, назлы да, ягымлы да. Әни безнең тормышыбызны матур, якты итә. Сабый бала беренче тапкыр сөйләшергә һәм тәпи йөрергә өйрәнгәндә иң беренче “әннә” ди. Баланың беренче татыган ризыгы да әниләрнең күкрәк сөте бит, аны безгә бары тик әниләр генә бүләк итә. Яныңда сине яратучы кеше булу- дөньяда иң зур бәхеттер, минемчә. Концерт бик тә куңелле утте.Килгән кунакларга бик ошады.