Балык бистәсе районы ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә ана капиталына сертификаты тапшырдылар

2015 елның 28 ноябре, шимбә

Инде менә тиздән иң кадерле, иң ягымлы Әниләребезнең бәйрәм көне җитә! Һәрбер бала бу көнне Әнисенә күңелендә булган иң кадерле теләкләрен җиткерер. Ә бүген исә, ГХАТ бүлеге Пенсия фонды һәм район мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә яшь Әниләргә тантаналы рәвештә ана капиталына сертификатын тапшырдылар.

Бу чарага икенче балалрын доньяга тудырган әниләр чакырулы иде. Пенсия фонды җитәкчесе урынбасары Елена Марясова әниләрне якынлашып килүче бәйрәм белән котлап, ана капиталына сертификат тапшырды. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Лилия Каримуллина яшь әниләрнең һәрберсенең йортына иминлек, бәхет теләп истәлекле бүләкләр тапшырды.

Тантаналы бәһрәм рухын тагын да баетып район мәдәният хезмәткәрләренең чыгышы дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International