Югары Ослан муниципаль районында тимер юбилярлар хөрмәтенә тантаналы чара булды.

2015 елның 28 ноябре, шимбә

65 ел бергə гомер кичергəн  юбилярларны котлау,мəхəббəтнең  бөтен каршылыкларны җиңгəнен  күрү бик тə дулкынландыра.

     27 ноябрь көнне  Югары Ослан муниципаль  районы Шылаңгы авыл җирлегендә Маркинлар галиәсе Семен улы Виктор  һәм Михаил кызы Дарьянең 65 ел бергә тигез гомер итүләрен,тимер туйларын билгеләп үттеләр.

Бу парлар узган тигез озын гомер юлын бик сирәк кеше генә үтә ала.Юлларында очраган кыенлыкларны,каршылыкларны җиңеп,бер-берсен гомер буе хөрмәт итеп,тугры булып үзләренең мәхәббәтләрен саклап калалар.Алар үзлəренең бəхетлəре итеп  өч балаларын,алты оныкларын һəм унбер оныкчыкларын саныйлар. Балалары хәзерге көндә  укудагы,хезмəттəге уңышлары,тату һəм матур гаилə булулары белəн əти-əнилəрен сөендереп яшиләр.

65 ел бергə гомер иткəн  юбилярларны ”Районның мактаулы  юбилярлары” китабына теркәделәр  һәм бу бәхетле парлар  үзләренең  имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге белгече Татьяна Киселева    юбилярларга саулык,тынычлык,тигез озын гомер теләп Югары Ослан муниципаль район башлыгы Марат Зиатдиновның  мактау хатын һәм истәлекле бүләген тапшырды.

Юбилярлар исеменә  Шылаңгы авыл җирлеге башлыгы Валерий Майоров җылы сүзләрен әйтеп бүлəк тапшырды. Бу котлауларга балалары,туганнары да кушылдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International