Бөтенрәсәй балаларына хокук ярдәм итү көнендә хокук дәресе

2015 елның 23 ноябре, дүшәмбе

2015 елның 20 ноябрендә Әлмәт муниципаль районы  башкарма комитеты ГХАТ идарәсе белгече Сальцина Л.А. 11-нче мәктәпнең 10 сыйныф укучыларына хокук дәресе үткәрде.

Дәрестә балалар ГХАТ идарәсе эшчәнлеге, бала хокук Декларациясе, бала хокуклары турында Конвенциясе, шулай ук балигъ булмаган балаларның хокукларын һәм ихтыяҗларын саклауда дәүләт тарафыннан нинди сәясәт алып баруы белән танышты.

Дәрес барышында укучылар бик актив булдылар, гражданлык хәле актларын теркәү буенча сораулар бирделәр,  Бердәм муниципаль һәм дәүләт порталы нинди мөмкинлекләр бирүен gosuslugi.ru сайты аша  игътибар белән күзәтте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International