Әниләр көне алдыннан 25 ноябрьдә Лаеш ягы музеенда Опека һәм тәрбиячелек органы, ГХАТ бүлеге һәм Пенсия фонды берлектә “Әниләр көне” бәйрәмен билгеләп үттеләр. Бәйрәмдә күп балалы гаиләләр һәм 2-нче балалары туган гаиләләр катнашты. 2-нче балалары туган гаиләләргә ана капиталы сертификаты һәм йомшак уенчыклар тапшырылды. Бәйрәм котлауларын һәм теләкләрен бу гаиләләргә Пенсия фонды җитәкчесе һәм ГХАТ бүлеге җитәкчесе җиткерделәр.