Баулы шәһәре М.Җәлил мәдәният сараенда әниләргә багышланган чара узды. Бәйрәмгә килгән һәр әнигә балалар үз куллары белән ясаган чәчәкләр тапшырдылар. Шунда ук күргәзмә оештырылган иде.
Әниләрне район башлыгы урынбасары Миннефоат Хасиятуллин җылы котлады. Кичәне концерт дәвам итте.