Безнең илдә Әниләр көне, Президент указы буенча 1998 елдан бирле ноябрь аеның соңгы якшәмбе көнендә бәйрәм ителә.
Район мәдәниятебез йортында узган чара әниләргә багышланган шигырьләр һәм җырлар, биюләр белән үрелеп барды.
Сөекле әниләрне Мамадыш муниципаль район Аппарат җитәкчесе Вәзир Фәизов та ихластан котлап, изге теләкләрен ирештерде.
Сәхнәдә күп балалы әниләрне, һәм “Минем яраткан әнием” темасына багышланып үткәрелгән иншалар бәйгесендә җиңүчеләрне котладылар.