2015 нче елның 17 нояберендә Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлеге белгечләре яшь гаилә коручы парлар өчен «Бәхет телибез Сезгә!» дип аталган чара үткәрделәр. Танталы рәвештә никах теркәугә психологик яктан әзерләнү турында ГХАТ бүлеге башлыгы Гөлфия Вәлишина сөйләде. Очрашуда корган гаиләләрнең озын гомерле һәм бәхетле булуы булачак ир һәм хатыннарнын бер-беренә булган мөнәсәбәтләреннән торганы ассызыкланды.