Ана (гаилә) капиталы сертификатларын тапшыру тантанасы

2015 елның 30 ноябре, дүшәмбе

Чираттагы Ана (гаилә) капиталын тантаналы рәвештә тапшыру Чүпрәле муниципаль районында Әниләр көнен бәйрәм итү алдыннан узды. Шушы уңайдан үткәрелгән бәйрәм чараларында әле күптән түгел генә үзләренең икенче һәм аннан соңгы балалрын алып кайткан әниләр дә чакырылды. Әлбәттә инде бәйрәм кичәсенә әтиләр һәм балалар да килделәр, Ә сертификатларны районыбызның мәдәният йорты сәхнәсендә тантаналы рәвештә муниципаль берәмлекнең башлыгы Александр Шадриков тапшырды. Бәйрәмгә килгән кунаклар мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән конөерт карап ял итеп киттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International