23 нче ноябрь көнне Түбән Кама ГХАТ идарәсендә тугызынчы һәм унберенче мәктәп укучылары җыелды. Әлеге очрашу “Гаилә тәрбиясе әлифбасы” проекты кысаларында оештырылды.
Бу юлы ГХАТ идарәсе белгечләре 6 нчы сыйныф укучыларын чакырганнар иде. Очрашу йола тантаналары йортының төп залында үтте. Биредә туйлар, исем кушу йоласы һәм гаилә юбилярларын тәбриклиләр.
ГХАТ идарәсе начальнигы урынбасары Гөлназ Закирова үсмерләргә гражданлык халәте актларының төрләре турында җентекләп сөйләде, аларны ГХАТ идарәсе эшчәнлеге белән таныштырды. Әңгәмә бик кызыклы булып чыкты, мәктәп укучылары актив рәвештә сораулар бирә башладылар. Иң элек яшьләр гаилә проблемаларына басым ясадылар. ГХАТ идарәсе белгече укучыларга балага тәрбия бирүдә гаиләнең мөһим урыны турында сөйләде. Очрашу исә, “Минем гаиләм” дип исемләнгән уен белән тәмамланды.
Исегезгә төшерәбез, “Гаилә тәрбиясе әлифбасы” проекты ГХАТ идарәсе һәм мәгариф идарәсе белән берлектә тормышка ашырыла. Әлеге программа кысаларында урта һәм өлкән сыйныф укучылары, шулай ук урта белем бирү учреждениеларының 1 курс студентлары катнашында махсус укулар үткәрелә. Бу очрашулар “Гаилә” төшенчәсен ныгытуга, бала белән әти-әнинең үзара килешүен, гаилә кыйммәтләрен пропагандалауга юнәлтелгән.