Хасаншина Оркыя Заһидулла кызы 1920 нче елның 4 нче ноябрендә Минзәлә районы Тулбай авылында туып, 4 балалы семьяда 2 кыз, 2 малай үсәләр. 12 яшеннән колхозда басуда эшли башлый: урак ура, көлтә бәйли, иген җыя; төрле эшкә йөри.
1940 нчы елның 9 нчы декабрендә Арыслан абый белән өйләнешәләр. Өйләнешү белән аларны Ленинград өлкәсенә төзелешкә җибәрәләр. 1941 нче елда сугыш башлангач, Арслан абыйны сугышка алалар, ә Оркыя апа Ленинград янында басуда хатын-кызлар белән бергә окоп казый. Немец гаскәрләре шәһәргә якыная башлагач, хатын-кызларны поездларга утыртып Пермгә озаталар. Юлда аларны бомбага тотала, вагоннар шартлый, бик күп кеше үлә. Оркыя апа Пермнән кире авылга кайта. Тавык фермасында эшли, гомер буе колхозда төрле эшкә йөри.
1945 нче елның декабренә кадәр Арыслан абый трофейный батальонда эшли һәм контузия алып кайта. Аларның 7 балалары туа. Бүгенге көндә Оркыя апаның 6 баласы исән, 9 онык һәм 2 оныкчыгы бар.