Һәрбер кешенең яшәргә, ирекле һәм бәхетле булырга хокукы бар. Ә балаларның аерым, үзләренә генә хас хокуклары да була. 20 ноябрь –Бөтенроссия бала хокукларын яклау көне буларак билгеләнде. Бу уңайдан 20 ноябрь көнне Балтач ГХАТ бүлегендә балалар хокукына бәйле сораулары булган гражданнарны район башкарма комитеты юридик отдел җитәкчесе Р.Р.Мостафин, опека һәм попечительлек бүлегенең баш белгече, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре, прокурор ярдәмчесе Г.М.Галимуллина, ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре, полиция вәкилләре, адвокат, нотариус кабул иттелэр. Барысына да квалификацияле юридик ярдәм күрсәтелде.