«Без әлеге бу көнне зур түземсезлек белән көттек һәм Рәсәй гражданины булуыбызны исбатлаган паспортны тантаналы рәвештә алуыбызга бик шатбыз!”- дип шатлыклары белән уртаклаштылар, балаларны хокукый яклау көне алдыннан, тормышларында иң төп документ-таныклыкнамәләрен кулларына алган 11 яшь райондашыбыз . 19 ноябрь көнне алар илебезнең тулы хокуклы гражданнары булдылар. Яшь гражданнарның шатлыкларын уртаклашырга әти-әниләре дә килгән иде.Паспорт тапшыру танатанасын РФ федераль миграция хезмәтене ң Балтач районы бүлеге инспекторы Ф.Минһаҗева котлау сүзләре белән ачып җибәреп, яшь гражданнарга, паспорт алу ны буш күзбуяу дип, шулай тиешле гамәл дип кенә түгел, ә иленнең тулы хокуклы гражданины булу, җәмгыять һәм үз алдыңда зур җаваплылык алуны тою итеп кабул итәргә кирәклеген ассызыклап үтте.Район ветераннар Советы рәисе Рифат Абдуллин да яшүсмерләрне истәлекле көннәре белән котлап, аларга киләчәчктә актив, үз максатларына курыкмыйча юл салып барырылык шәхесләр булуларын, шулай ук өлкән буынга да гел терәк булып, ярдамләшеп яшәүләрен теләде.