Бөрбаш авылында яшәүче Барыева Нәзифә Барый кызына 21 ноябрь көнне 90 яшь тулды. Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Бөрбаш авыл җирлеге башлыгы Сәйдәш Хәкимов, Балтач кулланучылар җәмгыяте җитәкчесе урын басары Раил Мөкминов юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент В.В. Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, авыл җирлеге һәм соңгы эш урыныннан бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар. Нәзифә апа озак еллар кибетче булып эшләгән. Бүгенге көндә кызы Гүзәл тәрбиясендә яши.