20 ноябрь көнне Баулы муниципаль районында балаларга хокук ярдәме күрсәтү көне үтте. Балалар хокукына бәйле сораулары булган гражданнарны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.И.Хөснуллина, юридик отдел җитәкчесе Р.А.Кагиров, опека һәм попечительлек бүлеге башлыгы Э.Р. Фаррахова, социаль яклау бүлеге башлыгы С.М. Аджалова, прокурор ярдәмчесе Л.А. Сидорова, ГХАТ бүлеге специалисты А.Р.Әхмәтова, мәшгүльлек үзәге, пенсия фонды, полиция вәкилләре кабул иттелэр.
Бу көнне юридик ярдәм сорап 13 кеше мөрәҗәгать итте. Барысына да квалификацияле юридик ярдәм күрсәтелде.