Мөршидә Бәдиговага – 90 яшь

2015 елның 23 ноябре, дүшәмбе

Әтнә муниципаль районы Олы Бәрәзә авылында яшәүче Бәдигова Мөршидә Гариф кызына 14 ноябрь көнне 90 яшь тулды. Бәдигова Мөршидә Бөек Ватан сугышы ветераны. Тормыш иптәше белән бергә 4 бала үстергәннәр. Лаеклы ялга чыкканчы укытучы булып эшләгән. Хәзерге көндә 8 онык һәм 9 оныкчык үстерүдә катнаша.  Шул уңайдан аны котларга Әтнә муниципаль районы башкарма комитетының  җитәкчесенең урынбасары, Түбән Бәрәскә авыл җирлеге, социаль үзәк вәкилләре, редакция вәкилләре килделәр. Мөршидә Бәдигованың бәйрәмен котлап истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International