Тәтеш муниципаль районында балаларга хокукый ярдәм итү көне

2015 елның 21 ноябре, шимбә

20 ноябрь көнне “Тәтеш татар урта гомуми белем бирү мәктәбендә” балаларга хокукый ярдәм итү  көненә багышланган чара үткәрелде. Әлеге чарада район аппараты җитәкчесе Людмила Абрамова,ТР юстиция министрының беренче урынбасары Рөстәм Загидуллин,  район прокуратурасы вәкилләре, районның балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларны яклау комиссиясе,  ЗАГС бүлеге,  Башкарма комитетның мәгариф бүлеге психологы,  районның ФМХИ территориаль пункты һәм шулай ук районның нотариус һәм Тәтеш шәһәре адвокатлар конторасыннан адвокатлар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International