Идел буе районы балалар йортында «Балаларга хокук ярдәме күрсәтү» исемле ачык дәрес узды

2015 елның 21 ноябре, шимбә

Ел саен 20 нче ноябрьдә, халыкара балалар көнендә, балаларга хокук  ярдәме күрсәтү көне уздырыла.

Казан шәһәре ГХАТ идарәсе ярдәме белән Идел буе районы ГХАТ бүлеге башлыгы В.В.Потапова, Вахитов һәм Идел буе районы администрациясенең опека һәм попечительлек бүлеге башлыгы Р.Р.Новикова һәм 82 нче мәктәпнең укытучылары катнашында Идел буе районы балалар йортында «Мин һәм минем хокукларым» исемле ачык дәрес үткәрелде.

Балалар йортында тәрбияләнүчеләр үзләренең хокуклары белән таныштылар,  шул темага уздырылган конкурста катнаштылар.

Кунаклар балаларны җиләк-җимеш, конфетлар, тортлар белән сыйладылар.

Казан зоопаркы балалар өчен хайваннар күргәзмәсе оештырды, балаларга уенчыклар һәм сувенирлар оләште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International