Әлмәт балалар йортында ноябрь ае төрле чараларга аеруча истәлекле булып калачак, чөнки көз балына әзерләнү, конкурсларда катнашу куанычлы мәшакатьләр белән үтте, тик шулай да иң әһәмиятле вакыйга 20 ноябрьдә үткәрелде һәм ул Бөтенрәсәй балаларына хокук ярдәм итү көненә багышланды. ГХАТ дарәсе белгечләре Сальцина Л.А. һәм Едиханова Р.М. балигъ булмаган гражданнарның хокуклары һәм бурычлары турында сөйләде. Әйтергә кирәк, балалар сөйләшүдә бик актив катнашты, аларны ГХАТ идарәсененң төрле бүлекләренә кагыла торган сораулар борчыды: яшьли өйләнешүләр, исем һәм фамилияне алыштыру, әти-әниләрнең аерылышудан соң балаларның кем белән калуы һәм башкалар. Барлык сорауларга да ГХАТ идарәсе белгечләреннән төгәл җаваплар алынды, аңлатмалар бирелде.